Quran Apps in many lanuages:

Surah Ya-Seen Ayahs #47 Translated in Tatar

وَإِنْ نَشَأْ نُغْرِقْهُمْ فَلَا صَرِيخَ لَهُمْ وَلَا هُمْ يُنْقَذُونَ
Әгәр Без кешеләрне суга батытырга теләсәк, әлбәттә, батырырбыз, аларны коткарырга ярдәмче табылмас һәм батып һәлак булудан коткарылмаслар.
إِلَّا رَحْمَةً مِنَّا وَمَتَاعًا إِلَىٰ حِينٍ
Мәгәр Аллаһудан рәхмәт йөзеннән суга батырылмаслар, Аллаһ билгеләгән гомерләр беткәнче яшәсеннәр өчен.
وَإِذَا قِيلَ لَهُمُ اتَّقُوا مَا بَيْنَ أَيْدِيكُمْ وَمَا خَلْفَكُمْ لَعَلَّكُمْ تُرْحَمُونَ
Әгәр аларга: Үзегездән әүвәлге кешеләргә килгән ґәзабтан һәм ахирәт ґәзабыннан куркыгыз, шаять Аллаһудан рәхмәт ителерсез, – дип әйтелсә алар бу сүзләрдән баш тарталар.
وَمَا تَأْتِيهِمْ مِنْ آيَةٍ مِنْ آيَاتِ رَبِّهِمْ إِلَّا كَانُوا عَنْهَا مُعْرِضِينَ
Аларга Раббиларының аятьләреннән бер аять килсә, һич илтифат итмичә, ул аятьләрдән йөз дүндерәләр.
وَإِذَا قِيلَ لَهُمْ أَنْفِقُوا مِمَّا رَزَقَكُمُ اللَّهُ قَالَ الَّذِينَ كَفَرُوا لِلَّذِينَ آمَنُوا أَنُطْعِمُ مَنْ لَوْ يَشَاءُ اللَّهُ أَطْعَمَهُ إِنْ أَنْتُمْ إِلَّا فِي ضَلَالٍ مُبِينٍ
Әгәр мөшрикләргә: Аллаһ биргән малдан фәкыйрьләргә садака бирегез, – диелсә, алар мөэминнәргә әйтәләр: Аллаһ ризыкландырырга теләмәгән кешеләрне без ризыкландырыйкмы, аларны ризыкландыру тиеш булса, Аллаһ ризыкландырыр иде, Аллаһ теләмәгән эшкә безне өндисез, бу хакта сез ачык адашмакталарсыз.

Choose other languages: