Surah Ya-Seen Ayahs #29 Translated in Tatar
إِنِّي آمَنْتُ بِرَبِّكُمْ فَاسْمَعُونِ
Аның ахыр сүзе: Ий пәйгамбәрләр ишетегез мин сезнең Раббыгызга иман китердем, – дигән сүз булды.
قِيلَ ادْخُلِ الْجَنَّةَ ۖ قَالَ يَا لَيْتَ قَوْمِي يَعْلَمُونَ
Бу мөселман шәһид булганнан соң рухына фәрештәләр тарафыннан: Җәннәткә кер, – диелде. Һәм ул әйтте: Кавемем минем хәлемне чын белү белән белсәләрче?!
بِمَا غَفَرَ لِي رَبِّي وَجَعَلَنِي مِنَ الْمُكْرَمِينَ
Мөселман булганым хәлдә пәйгамбәрләрне һәм Ислам динен яклап шәһид булганым өчен, Раббым мине ярлыкаганын һәм Үзе хозурында хөрмәтлеләрдән кылганын белсәләрме? Әгәр хаклыкны яклап шәһид булу белән минем мәңгелек бәхеткә ирешкәнемне белсәләр, әлбәттә, Ислам динен кабул итеп үлгәнче хаклыкта булыр иделәр, – диде. (Димәк без мөселманнарга хак Коръән белән хаклыкны табып, үлгәнче хаклыкта булырга, үлемнән курыкмаска, бәлки хата иманнан, хата диннән куркырга һәм сакланырга кирәк).
وَمَا أَنْزَلْنَا عَلَىٰ قَوْمِهِ مِنْ بَعْدِهِ مِنْ جُنْدٍ مِنَ السَّمَاءِ وَمَا كُنَّا مُنْزِلِينَ
Пәйгамбәрләрне инкяр итеп һәм Хәбибүн Нәҗҗарны җәберләп үтергәннәреннән соң Без аларны, ягъни Интакия кәферләрен һәлак итәр өчен күктән гаскәр иңдермәдек һәм кәферләрне һәлак итү өчен күктән гаскәр иңдерү Безнең гадәтебез булмады.
إِنْ كَانَتْ إِلَّا صَيْحَةً وَاحِدَةً فَإِذَا هُمْ خَامِدُونَ
Ул кәферләрне һәлак итүебез фәкать Җәбраил фәрештәнең бер мәртәбә кычкыруы белән булды һәм алар сүнгән ут кеби һәлак булдылар.
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba
