Surah Ya-Seen Ayahs #24 Translated in Tatar
وَجَاءَ مِنْ أَقْصَى الْمَدِينَةِ رَجُلٌ يَسْعَىٰ قَالَ يَا قَوْمِ اتَّبِعُوا الْمُرْسَلِينَ
Кәферләрнең ачуы килеп пәйгамбәрләрне төрлечә ґәзаблый башладылар, бу хәлне ишетеп шәһәр читеннән Хәбибун Нәҗҗар исемле ир пәйгамбәрләргә ярдәм итәргә дип ашыгып килде, ул кеше пәйгамбәрләр шәһәргә килгәндә аларга иман китереп мөселман булган иде. Кәферләр янына килгәч әйтте: Ий кавемем бу пәйгамбәрләргә иярегез, алар хакны сөйлиләр иман китереп мөселман булыгыз.
اتَّبِعُوا مَنْ لَا يَسْأَلُكُمْ أَجْرًا وَهُمْ مُهْتَدُونَ
Ошбу пәйгамбәрләр Ислам динен өйрәткәннәре өчен сездән хак сорамыйлар, үзләре туры юлга күнелгәннәр, аларга ияреп сез дә туры юлга керегез, дип. Кәферләр: Безнең динне ташлап, боларның динеңә иярәсеңме, – диделәр.
وَمَا لِيَ لَا أَعْبُدُ الَّذِي فَطَرَنِي وَإِلَيْهِ تُرْجَعُونَ
Мөселман булган ир аларга әйтте: Мине юктан бар иткән Раббыма ышанмаска һәм Аңа гыйбадәт кылмаска миңа ни булган, әлбәттә, Аллаһуга ышанам вә Аңа гына гыйбадәт кылам һәм Аңа гына итагать итәм, сез үлгәннән соң терелеп, әлбәттә, шул Аллаһуга җәза алыр өчен кайтарылачаксыз.
أَأَتَّخِذُ مِنْ دُونِهِ آلِهَةً إِنْ يُرِدْنِ الرَّحْمَٰنُ بِضُرٍّ لَا تُغْنِ عَنِّي شَفَاعَتُهُمْ شَيْئًا وَلَا يُنْقِذُونِ
Әгәр Аллаһ миңа бер зарар ирештерүне теләсә, шул зарарны миннән җибәрергә вә ул зарардан мине коткарырга көче җитмәгән сынымнарга гыйбадәт кылыйммы Аллаһуны ташлап?
إِنِّي إِذًا لَفِي ضَلَالٍ مُبِينٍ
Әгәр мин Аллаһуга гыйбадәт кылмыйча башка нәрсәгә гыйбадәт кылсам, һәм Ислам динен кабул итмичә башка бер батыл диндә булсам, әлбәттә, мин ачык адашкан булырмын, ул вакытта мине туры юлга кертүче табылмас. Бу мөселман булган Хәбибүн Нәҗҗар пәйгамбәрләрне яклап, кәферләрне Ислам диненә өндәп күп кенә хак сүзләрне сөйләгәч, кәферләрнең хакка каршы ачулары кабарып, бу мөселманны ташлар белән атып һәм аяклары белән таптап үтерделәр.
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba
