Quran Apps in many lanuages:

Surah Ta-Ha Ayahs #59 Translated in Tatar

مِنْهَا خَلَقْنَاكُمْ وَفِيهَا نُعِيدُكُمْ وَمِنْهَا نُخْرِجُكُمْ تَارَةً أُخْرَىٰ
Без сезне җирдән яраттык һәм үтереп янә җиргә кайтарабыз, вә һәм кыямәт булганда икенче мәртәбә сезне җирдән чыгарабыз.
وَلَقَدْ أَرَيْنَاهُ آيَاتِنَا كُلَّهَا فَكَذَّبَ وَأَبَىٰ
Тәхкыйк Без Фиргаунга могҗизаларыбызның барчасын күрсәттек, Фиргаун Мусаны ялганга хисаплады вә аңа иман китерүдән баш тартты.
قَالَ أَجِئْتَنَا لِتُخْرِجَنَا مِنْ أَرْضِنَا بِسِحْرِكَ يَا مُوسَىٰ
Фиргаун әйтте: Ий Муса, сихерең белән безне Мысыр җиреннән чыгарырга килдеңме?
فَلَنَأْتِيَنَّكَ بِسِحْرٍ مِثْلِهِ فَاجْعَلْ بَيْنَنَا وَبَيْنَكَ مَوْعِدًا لَا نُخْلِفُهُ نَحْنُ وَلَا أَنْتَ مَكَانًا سُوًى
Әлбәттә, без дә синең сихерең кеби сихер белән килербез, сихерләребезне күрсәтү өчен бер урынга килергә безнең белән синең араңда вәгъдә кыл, вәгъдә ителгән урын һәм вакыт ике якка да тигез булыр, вәгъдәбезгә без дә, сез дә хыйлафлык кылмыйк.
قَالَ مَوْعِدُكُمْ يَوْمُ الزِّينَةِ وَأَنْ يُحْشَرَ النَّاسُ ضُحًى
Муса әйтте: Җыелачак көн сезнең бәйрәм көнегез булсын, Мысыр халкы ул урынга төшкә хәтле җыелсыннар.

Choose other languages: