Quran Apps in many lanuages:

Surah Sad Ayahs #88 Translated in Tatar

لَأَمْلَأَنَّ جَهَنَّمَ مِنْكَ وَمِمَّنْ تَبِعَكَ مِنْهُمْ أَجْمَعِينَ
Җәһәннәмне синең илә вә сиңа ияргән кешеләрнең һәммәсе белән тутырачакмын.
قُلْ مَا أَسْأَلُكُمْ عَلَيْهِ مِنْ أَجْرٍ وَمَا أَنَا مِنَ الْمُتَكَلِّفِينَ
Ий Мухәммәд г-м, кешеләргә әйт: Ислам динен өйрәткәнем өчен сездән хак сорамыймын, һәм мин Коръәнне үземнән чыгарып сөйләүчеләрдән түгелмен.
إِنْ هُوَ إِلَّا ذِكْرٌ لِلْعَالَمِينَ
Коръән башка нәрсә түгел, мәгәр барча кешеләргә һәм җеннәргә зекер, вәгазь һәм диндер.
وَلَتَعْلَمُنَّ نَبَأَهُ بَعْدَ حِينٍ
Коръәннең хикмәтләрен яки Коръән кешеләргә иң зур нигъмәт икәнен бераз заман соңында белерсез. Дөньяда белмәсәгез ахирәттә белерсез!

Choose other languages: