Quran Apps in many lanuages:

Surah Sad Ayahs #64 Translated in Tatar

قَالُوا بَلْ أَنْتُمْ لَا مَرْحَبًا بِكُمْ ۖ أَنْتُمْ قَدَّمْتُمُوهُ لَنَا ۖ فَبِئْسَ الْقَرَارُ
Иярүчеләр әйтерләр: Бәлки сезгә мәрхәмәт булмасын, сез мөшриклектә бездән элек булдыгыз һәм безне үзегезгә иярттегез, ул ут сезгә дә, безгә дә ни яман карарланачак урындыр.
قَالُوا رَبَّنَا مَنْ قَدَّمَ لَنَا هَٰذَا فَزِدْهُ عَذَابًا ضِعْفًا فِي النَّارِ
Дәхи иярүчеләр әйтерләр: Ий Раббыбыз, мөшриклектә бездән алда булып безне дә аздыручыларга утта ґәзабны ике өлеш арттыр.
وَقَالُوا مَا لَنَا لَا نَرَىٰ رِجَالًا كُنَّا نَعُدُّهُمْ مِنَ الْأَشْرَارِ
Мөшрикләр әйтерләр: Дөньяда без явыз кешеләрдән санаган кешеләрне безнең белән бергә утта күрмибез.
أَتَّخَذْنَاهُمْ سِخْرِيًّا أَمْ زَاغَتْ عَنْهُمُ الْأَبْصَارُ
Без аларны дөньяда мәсхәрә итәдер идек, алар безнең янда утта түгелләрме, яки алар утта булып та күзебез аларга төшмиме, шуның өчен күрмибезме?
إِنَّ ذَٰلِكَ لَحَقٌّ تَخَاصُمُ أَهْلِ النَّارِ
Дөреслектә ошбу зекер ителгән сүзләр, ут әһелләренең бер-берсе белән низагълашуларыдыр.

Choose other languages: