Quran Apps in many lanuages:

Surah Nooh Ayahs #15 Translated in Tatar

يُرْسِلِ السَّمَاءَ عَلَيْكُمْ مِدْرَارًا
Вә сезгә күктән яңгырны коеп яудырыр.
وَيُمْدِدْكُمْ بِأَمْوَالٍ وَبَنِينَ وَيَجْعَلْ لَكُمْ جَنَّاتٍ وَيَجْعَلْ لَكُمْ أَنْهَارًا
Вә сезгә мал белән ярдәм итәр һәм балалар биреп куәтләр, дәхи җимеш үстерә торган бакчалар һәм елгалар бирер. Нух аларны күп еллар иманга өндәде, алар кабул итмәделәр. Шуннан соң Аллаһ аларга яңгырны туктатты, елгалары корыды вә хатыннары бала тудырмады.
مَا لَكُمْ لَا تَرْجُونَ لِلَّهِ وَقَارًا
Ни булды сезгә, Аллаһуны олугъ дип белмисез вә Аның ґәзабыннан курыкмыйсыз.
وَقَدْ خَلَقَكُمْ أَطْوَارًا
Тәхкыйк Ул сезне халык (бар) кылды бер хәлдән икенче хәлгә күчереп, ягъни башта бер тамчы су, аннары – оешкан кан, аннары – ит кисәге, аннары – кеше сыйфаты итеп.
أَلَمْ تَرَوْا كَيْفَ خَلَقَ اللَّهُ سَبْعَ سَمَاوَاتٍ طِبَاقًا
Әйә күрмисезме ничек халык кылган Аллаһ кат-кат итеп җиде күкне

Choose other languages: