Quran Apps in many lanuages:

Surah Maryam Ayahs #22 Translated in Tatar

قَالَتْ إِنِّي أَعُوذُ بِالرَّحْمَٰنِ مِنْكَ إِنْ كُنْتَ تَقِيًّا
Мәрьям әйтте: Мин синең шәреңнән Аллаһуга сыгынамын, әгәр син тәкъва мөэмин булсаң, миңа якын килмә.
قَالَ إِنَّمَا أَنَا رَسُولُ رَبِّكِ لِأَهَبَ لَكِ غُلَامًا زَكِيًّا
Җәбраил әйтте: Мин Раббыңның расүлемен, сиңа гөнаһтан пакь бер бала һибә итмәк өчен килдем.
قَالَتْ أَنَّىٰ يَكُونُ لِي غُلَامٌ وَلَمْ يَمْسَسْنِي بَشَرٌ وَلَمْ أَكُ بَغِيًّا
Мәрьям әйтте: Минем ничек балам булсын? Мине һичбер ир тотканы юк һәм мин зина кылучы да булмадым.
قَالَ كَذَٰلِكِ قَالَ رَبُّكِ هُوَ عَلَيَّ هَيِّنٌ ۖ وَلِنَجْعَلَهُ آيَةً لِلنَّاسِ وَرَحْمَةً مِنَّا ۚ وَكَانَ أَمْرًا مَقْضِيًّا
Җәбраил әйтте: Ий Мәрьям, эш әлбәттә син әйткәнчә, ләкин Раббың әйтәдер: Атасыз бала тудыру Миңа бик җиңел. Без аны атасыз тудырдык, кодрәтебезгә ґәламәт булсын вә аңа ияргәннәргә рәхмәт булсын өчен, аның атасыз тууы әзәлдә хөкем ителгән әмер булды, әлбәттә, гамәлгә ашар.
فَحَمَلَتْهُ فَانْتَبَذَتْ بِهِ مَكَانًا قَصِيًّا
Җәбраил Мәрьямнең җиңеннән өрде, Мәрьям Гыйсага йөкле булды, һәм корсагындагы йөген күтәреп, кавеменнән аерылып, ерак җиргә китте.

Choose other languages: