Quran Apps in many lanuages:

Surah Luqman Ayahs #12 Translated in Tatar

إِنَّ الَّذِينَ آمَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ لَهُمْ جَنَّاتُ النَّعِيمِ
Иман китереп Коръән юлы белән изге гамәлләр кылучы хак мөэминнәргә нәгыйм җәннәтләре булачактыр.
خَالِدِينَ فِيهَا ۖ وَعْدَ اللَّهِ حَقًّا ۚ وَهُوَ الْعَزِيزُ الْحَكِيمُ
Алар анда мәңге калырлар, ошбу вәгъдә Аллаһуның хак вәгъдәседер, вә Ул көчле хөкемчедер.
خَلَقَ السَّمَاوَاتِ بِغَيْرِ عَمَدٍ تَرَوْنَهَا ۖ وَأَلْقَىٰ فِي الْأَرْضِ رَوَاسِيَ أَنْ تَمِيدَ بِكُمْ وَبَثَّ فِيهَا مِنْ كُلِّ دَابَّةٍ ۚ وَأَنْزَلْنَا مِنَ السَّمَاءِ مَاءً فَأَنْبَتْنَا فِيهَا مِنْ كُلِّ زَوْجٍ كَرِيمٍ
Аллаһ күкләрне күргәнегезчә терәүсез халык кылды, вә җир өстенә бөек таулар куйды, ул җир сезне селкетмәсен өчен, вә җир өстенә төрле хайваннарны таратты, вә күктән яңгыр иңдереп җир өстендә ирле-хатынлы файдалы күп үсемлекләрне үстердек.
هَٰذَا خَلْقُ اللَّهِ فَأَرُونِي مَاذَا خَلَقَ الَّذِينَ مِنْ دُونِهِ ۚ بَلِ الظَّالِمُونَ فِي ضَلَالٍ مُبِينٍ
Ошбу нәрсәләр Аллаһуның бар иткән нәрсәләредер, инде мина күрсәтегез Аллаһудан башка Илаһә дигән нәрсәләрегез нәрсәне халык кылдылар? Бәлки Коръән белән гамәл итмәүчеләр залимнәрдер, алар ачык адашмакталар.
وَلَقَدْ آتَيْنَا لُقْمَانَ الْحِكْمَةَ أَنِ اشْكُرْ لِلَّهِ ۚ وَمَنْ يَشْكُرْ فَإِنَّمَا يَشْكُرُ لِنَفْسِهِ ۖ وَمَنْ كَفَرَ فَإِنَّ اللَّهَ غَنِيٌّ حَمِيدٌ
Тәхкыйк Локманга хикмәт бирдек, ягъни зур белем, саф гакыл, вә дөрес сүзлелекне бирдек, вә әйттек: Аллаһуның биргән нигъмәтеңә шөкер ит, берәү шөкер итсә, шөкер итүенең файдасы үзенәдер, берәү шөкер итүне инкяр итсә, Аллаһ байдыр, аның шөкер итүенә мохтаҗ түгелдер, һәр эшендә мактауга лаектыр.

Choose other languages: