Quran Apps in many lanuages:

Surah Luqman Ayahs #23 Translated in Tatar

وَاقْصِدْ فِي مَشْيِكَ وَاغْضُضْ مِنْ صَوْتِكَ ۚ إِنَّ أَنْكَرَ الْأَصْوَاتِ لَصَوْتُ الْحَمِيرِ
Вә йөрүеңне бик тизлек белән әкеренлек уртасында кыйл, вә сөйләгәндә тавышыңны уртача кыйл, тәхкыйк тавышларның кабахәтрәге ишәк тавышыдыр.
أَلَمْ تَرَوْا أَنَّ اللَّهَ سَخَّرَ لَكُمْ مَا فِي السَّمَاوَاتِ وَمَا فِي الْأَرْضِ وَأَسْبَغَ عَلَيْكُمْ نِعَمَهُ ظَاهِرَةً وَبَاطِنَةً ۗ وَمِنَ النَّاسِ مَنْ يُجَادِلُ فِي اللَّهِ بِغَيْرِ عِلْمٍ وَلَا هُدًى وَلَا كِتَابٍ مُنِيرٍ
Әйә күрмисезме, Аллаһ күктә булган кояш, ай, йолдызларны вә җирдә хайваннарны вә табигать байлыгын сезгә файдаландырды, вә сезгә күренгән вә күренмәгән нигъмәтләрен тәмам бирде. Кешеләрдән бәгъзеләре Аллаһ хакында яки Аның дине хакында дәлилсез, белемсез, мәгърифәт туры булган Коръәннән башка һәм үзе һидәятсез булганы хәлдә тартышырлар, хакны инкяр итеп вә ялганны яклап.
وَإِذَا قِيلَ لَهُمُ اتَّبِعُوا مَا أَنْزَلَ اللَّهُ قَالُوا بَلْ نَتَّبِعُ مَا وَجَدْنَا عَلَيْهِ آبَاءَنَا ۚ أَوَلَوْ كَانَ الشَّيْطَانُ يَدْعُوهُمْ إِلَىٰ عَذَابِ السَّعِيرِ
Әгәр аларга Аллаһ иңдергән Коръән хөкемнәренә иярегез диелсә, алар әйтәләр: Бәлки аталарыбызны нинди диндә, нинди гамәлдә тапсак, шул гамәлгә иярәбез, аларның юлыннан чыкмыйбыз – дип. Әйә шайтан аларны адашкан аталарына ияртеп бидеґәт гамәлләрне кылдырып җәһәннәмгә алып бара түгелме? Аталарының юлы җәһәннәмгә барса да ул юлдан чыкмыйбыз диярләрме?
وَمَنْ يُسْلِمْ وَجْهَهُ إِلَى اللَّهِ وَهُوَ مُحْسِنٌ فَقَدِ اسْتَمْسَكَ بِالْعُرْوَةِ الْوُثْقَىٰ ۗ وَإِلَى اللَّهِ عَاقِبَةُ الْأُمُورِ
Берәү үзен вә бөтен эшен Аллаһуга тапшырса вә һәр эштә яхшылыкта булса, ул кеше тотынды һич өзелү ихтималы булмаган таза арканга, ягъни Коръән хөкемнәре шул таза аркан хөкемендә булып, Коръән белән гамәл кылу гүя шул арканга тотынудыр. Бит һәр эшнең ахыры Аллаһуга кайтыр.
وَمَنْ كَفَرَ فَلَا يَحْزُنْكَ كُفْرُهُ ۚ إِلَيْنَا مَرْجِعُهُمْ فَنُنَبِّئُهُمْ بِمَا عَمِلُوا ۚ إِنَّ اللَّهَ عَلِيمٌ بِذَاتِ الصُّدُورِ
Берәү Коръәнне инкяр итеп кәфер булса, аның көферлеге сине көендермәсен, аларның кайтачаклары Безгәдер, кылган эшләреннән үзләренә белдерербез һәм җәза кылырбыз. Бит Аллаһ күкрәкләр эчеңдә ниләр барын белүчедер.

Choose other languages: