Quran Apps in many lanuages:

Surah Az-Zamar Ayahs #15 Translated in Tatar

قُلْ إِنِّي أُمِرْتُ أَنْ أَعْبُدَ اللَّهَ مُخْلِصًا لَهُ الدِّينَ
Әйт: Мин динне Аллаһ ризалыгы өчен генә тотып, Аңа гына ихлас гыйбадәт кылырга боерылдым.
وَأُمِرْتُ لِأَنْ أَكُونَ أَوَّلَ الْمُسْلِمِينَ
Дәхи мин мөселманнарның әүвәлгесе булырга Аллаһудан боерылдым.
قُلْ إِنِّي أَخَافُ إِنْ عَصَيْتُ رَبِّي عَذَابَ يَوْمٍ عَظِيمٍ
Әгәр мин Раббыма гөнаһлы булсам, олугъ кыямәт көненең ґәзабыннан куркамын диген!
قُلِ اللَّهَ أَعْبُدُ مُخْلِصًا لَهُ دِينِي
Әйткел: Мин Аллаһ динен Аның ризасы өчен генә тотканым хәлдә Аллаһуга гына гыйбадәт кыламын.
فَاعْبُدُوا مَا شِئْتُمْ مِنْ دُونِهِ ۗ قُلْ إِنَّ الْخَاسِرِينَ الَّذِينَ خَسِرُوا أَنْفُسَهُمْ وَأَهْلِيهِمْ يَوْمَ الْقِيَامَةِ ۗ أَلَا ذَٰلِكَ هُوَ الْخُسْرَانُ الْمُبِينُ
Сез мөшрикләр, Аллаһудан башка теләгән нәрсәгезгә гыйбадәт кылыгыз. Янә әйт: Алар мөшриклек белән һәлак булучылардыр, кыямәт көнне үзләрен һәм өй җәмәгатьләрен утка керү белән хәсрәткә салдылар, әгаһ булыгыз, мәңгегә утка керү мәгълүм булган олугъ хәсрәт түгелме?

Choose other languages: