Quran Apps in many lanuages:

Surah At-Tur Ayahs #18 Translated in Tatar

هَٰذِهِ النَّارُ الَّتِي كُنْتُمْ بِهَا تُكَذِّبُونَ
Вә аларга әйтелер: Бу ут – сез аны ялганга тоткан идегез
أَفَسِحْرٌ هَٰذَا أَمْ أَنْتُمْ لَا تُبْصِرُونَ
сез дөньяда вакытта Коръәнне сихер диядер идегез, бу ут ґәзабы да сихермы? Әллә ут ґәзабын күрмисезме? Бик яхшы күрәсез, ләкин дөньяда хакны күрергә теләмәдегез.
اصْلَوْهَا فَاصْبِرُوا أَوْ لَا تَصْبِرُوا سَوَاءٌ عَلَيْكُمْ ۖ إِنَّمَا تُجْزَوْنَ مَا كُنْتُمْ تَعْمَلُونَ
Инде керегез ул утка һәм ґәзабын татыгыз! Кирәк – чыдагыз, кирәк – чыдамагыз – сезнең өчен бертигездер ґәзабыгыз җиңеләймәс, сез фәкать кылган явызлыгыгыз өчен җәзаланырсыз, – дип.
إِنَّ الْمُتَّقِينَ فِي جَنَّاتٍ وَنَعِيمٍ
Тәхкыйк Аллаһуга вә расүлгә итагать итүче тәкъва мөэминнәр җәннәтләрдә һәм нигъмәтләр эчендәдерләр.
فَاكِهِينَ بِمَا آتَاهُمْ رَبُّهُمْ وَوَقَاهُمْ رَبُّهُمْ عَذَابَ الْجَحِيمِ
Раббиларының биргән нигъмәтләренә шатланган хәлдә, Раббылары саклар аларны җәһәннәм ґәзабыннан.

Choose other languages: