Quran Apps in many lanuages:

Surah At-Tawba Ayahs #129 Translated in Tatar

وَإِذَا مَا أُنْزِلَتْ سُورَةٌ نَظَرَ بَعْضُهُمْ إِلَىٰ بَعْضٍ هَلْ يَرَاكُمْ مِنْ أَحَدٍ ثُمَّ انْصَرَفُوا ۚ صَرَفَ اللَّهُ قُلُوبَهُمْ بِأَنَّهُمْ قَوْمٌ لَا يَفْقَهُونَ
Коръәннән бер сүрә иңгәндә алар бер-берсенә карашалар вә әйтешерләр: кем дә булса сезне күрмиме? Ягъни мөселманнар безнең аларга каршы булган эшебезне белмәгән иделәр дип, һаман куркып яшәмәктәләр. Соңра алар Коръәннән дүнделәр, Аллаһ аларның күңелләрен хактан кайтарды, һичнәрсә аңламый торган кавем булганнары өчен.
لَقَدْ جَاءَكُمْ رَسُولٌ مِنْ أَنْفُسِكُمْ عَزِيزٌ عَلَيْهِ مَا عَنِتُّمْ حَرِيصٌ عَلَيْكُمْ بِالْمُؤْمِنِينَ رَءُوفٌ رَحِيمٌ
Ий кешеләр, тәхкыйк сезгә үз арагыздан пәйгамбәр килде, Аллаһуга карышуыгыз аңар авырдыр, сезнең иманга килүегез өчен бик тырышучы, мөэминнәргә шәфкатьледер.
فَإِنْ تَوَلَّوْا فَقُلْ حَسْبِيَ اللَّهُ لَا إِلَٰهَ إِلَّا هُوَ ۖ عَلَيْهِ تَوَكَّلْتُ ۖ وَهُوَ رَبُّ الْعَرْشِ الْعَظِيمِ
Шуның соңында да иманнан вә Коръәннән баш тартсалар, син аларга әйт: Миңа Аллаһ җитә, бит Аллаһудан башка һич Илаһә юк, мәгәр Ул гына, Аңарга гына тәвәккәл кыламын вә Ул олугъ Ґәрешнең Раббысы.

Choose other languages: