Quran Apps in many lanuages:

Surah Ash-Shu'ara Ayahs #24 Translated in Tatar

قَالَ فَعَلْتُهَا إِذًا وَأَنَا مِنَ الضَّالِّينَ
Муса әйтте: Ул эшне мин эшләдем, ләкин шәригатьне белмәвем сәбәпле мин адашкан идем.
فَفَرَرْتُ مِنْكُمْ لَمَّا خِفْتُكُمْ فَوَهَبَ لِي رَبِّي حُكْمًا وَجَعَلَنِي مِنَ الْمُرْسَلِينَ
Сездән куркып качтым, вә Раббым миңа шәригать хөкемнәрең бирде, вә мине рәсүлләрдән кылды.
وَتِلْكَ نِعْمَةٌ تَمُنُّهَا عَلَيَّ أَنْ عَبَّدْتَ بَنِي إِسْرَائِيلَ
Син мина миннәт иткән нигъмәт, ул шундый нигъмәттер, Ягькуб балаларын үзеңә кол ясап, ир балаларны бугазлаудыр, үлемнән калу өчен мин синең тәрбияңә төшкәнмен.
قَالَ فِرْعَوْنُ وَمَا رَبُّ الْعَالَمِينَ
Фиргаун әйтте: Галәмнәрне тәрбия итүче ул нинди зат?
قَالَ رَبُّ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ وَمَا بَيْنَهُمَا ۖ إِنْ كُنْتُمْ مُوقِنِينَ
Муса әйтте: Ул җирне, күкләрне һәм алар арасында булган нәрсәләрне тәрбия итүче, әгәр бу хак сүзгә ышансагыз.

Choose other languages: