Quran Apps in many lanuages:

Surah Ash-Shu'ara Ayahs #139 Translated in Tatar

إِنِّي أَخَافُ عَلَيْكُمْ عَذَابَ يَوْمٍ عَظِيمٍ
Мин сезгә олуг көннең ґәзәбы ирешүдән куркамын.
قَالُوا سَوَاءٌ عَلَيْنَا أَوَعَظْتَ أَمْ لَمْ تَكُنْ مِنَ الْوَاعِظِينَ
Кәферләр әйттеләр: Безгә һич аермасы юк, кирәк – безне вәгазьдә, кирәк – безне вәгазь кыйлучыдан бул, без вәгазеңне кабул итмибез, куркыткан ґәзабыңнан курыкмыйбыз.
إِنْ هَٰذَا إِلَّا خُلُقُ الْأَوَّلِينَ
Синең куркытуың һич нәрсә түгел, мәгәр әүвәлгеләрнең ялган сөйләү гадәтләредер.
وَمَا نَحْنُ بِمُعَذَّبِينَ
Без ислам динен кабул итмәсәк тә ґәзаб кыйлыначак түгелбез, дип тәкәбберләнделәр.
فَكَذَّبُوهُ فَأَهْلَكْنَاهُمْ ۗ إِنَّ فِي ذَٰلِكَ لَآيَةً ۖ وَمَا كَانَ أَكْثَرُهُمْ مُؤْمِنِينَ
Бәс алар Һуд пәйгамбәрне ялганга тоттылар, Без аларны дөньяда ук ґәзаб кыйлып һәлак иттек, боларның һәлак булуында да гыйбрәт бардыр, аларның күбрәге ышанучы булмадылар.

Choose other languages: