Surah As-Saff Ayahs #9 Translated in Tatar
وَإِذْ قَالَ مُوسَىٰ لِقَوْمِهِ يَا قَوْمِ لِمَ تُؤْذُونَنِي وَقَدْ تَعْلَمُونَ أَنِّي رَسُولُ اللَّهِ إِلَيْكُمْ ۖ فَلَمَّا زَاغُوا أَزَاغَ اللَّهُ قُلُوبَهُمْ ۚ وَاللَّهُ لَا يَهْدِي الْقَوْمَ الْفَاسِقِينَ
Муса пәйгамбәр кавеменә әйтте: Ий кавемем, мине ни өчен рәнҗетәсез, бит тәхкыйк минем сезгә Аллаһудан җибәрелгән пәйгамбәр икәнлегемне беләсез. Алар пәйгамбәр күрсәткән туры юлдан авышкач, Аллаһ аларның күңелләрен хактан авыштырды, батыл вә бозык эшләргә чумдылар. Аллаһ фәсыйкларны туры юлга күндермидер.
وَإِذْ قَالَ عِيسَى ابْنُ مَرْيَمَ يَا بَنِي إِسْرَائِيلَ إِنِّي رَسُولُ اللَّهِ إِلَيْكُمْ مُصَدِّقًا لِمَا بَيْنَ يَدَيَّ مِنَ التَّوْرَاةِ وَمُبَشِّرًا بِرَسُولٍ يَأْتِي مِنْ بَعْدِي اسْمُهُ أَحْمَدُ ۖ فَلَمَّا جَاءَهُمْ بِالْبَيِّنَاتِ قَالُوا هَٰذَا سِحْرٌ مُبِينٌ
Дәхи Мәрьям угълы – Гыйса пәйгамбәр әйтте: Ий Ягькуб балалары, тәхкыйк мин Аллаһудан сезгә җибәрелгән пәйгамбәрмен, миннән элек иңдерелгән Тәүратны тәсдыйк иткәнем һәм миннән соң килә торган пәйгамбәр белән сөенеч биргәнем хәлдә – аның исеме Әхмәд (Мухәммәд). Гыйса пәйгамбәр аларга аятьләр вә могъҗизалар белән килде исә, бу ачык сихер диделәр.
وَمَنْ أَظْلَمُ مِمَّنِ افْتَرَىٰ عَلَى اللَّهِ الْكَذِبَ وَهُوَ يُدْعَىٰ إِلَى الْإِسْلَامِ ۚ وَاللَّهُ لَا يَهْدِي الْقَوْمَ الظَّالِمِينَ
Пәйгамбәр тарафыннан Ислам диненә чакырылып та Аллаһуга ялганны ифтира кылучы кеше хәтле залим кеше булырмы? Әлбәттә, бу кешедән дә залимрак кеше булмас. Аллаһ залимнәрне туры юлга һич тә күндермәс.
يُرِيدُونَ لِيُطْفِئُوا نُورَ اللَّهِ بِأَفْوَاهِهِمْ وَاللَّهُ مُتِمُّ نُورِهِ وَلَوْ كَرِهَ الْكَافِرُونَ
Кәферләр Коръәнне вә пәйгамбәрне төрлечә яманлап Аллаһ кабызып куйган һидәят яктылыгын авызлары белән сүндермәкче булалар, Аллаһ Үзенең һидәят яктылыгын һәм Ислам динен өйрәтүче Коръәнне кыямәткә хәтле яшәтер, гәрчә кәферләр Аллаһуның бу эшен сөймәсәләр дә, хәтта ачуларыннан корсаклары шартлый торган булса да.
هُوَ الَّذِي أَرْسَلَ رَسُولَهُ بِالْهُدَىٰ وَدِينِ الْحَقِّ لِيُظْهِرَهُ عَلَى الدِّينِ كُلِّهِ وَلَوْ كَرِهَ الْمُشْرِكُونَ
Аллаһ Үзенең расүле Мухәммәд г-мне һидәятне өйрәтүче вә күрсәтүче Коръән белән һәм дә хак булган Ислам дине белән җибәрде, ул китергән Ислам дине хаклыгы белән барча диннәрдән өстен булсын өчен, мөшрикләр ислам диненең өстен булганын сөймәсәләр дә.
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba
