Quran Apps in many lanuages:

Surah As-Saaffat Ayahs #78 Translated in Tatar

إِلَّا عِبَادَ اللَّهِ الْمُخْلَصِينَ
Мәгәр Аллаһуның ихласлы коллары ґәзабтан котылдылар.
وَلَقَدْ نَادَانَا نُوحٌ فَلَنِعْمَ الْمُجِيبُونَ
Нух г-м кавеменең иманга килүеннән өмет кисеп: Йә Рабби, ярдәм бир, – дип, Безгә дога кылды, ни хуш доганы кабул итүчеләрдәнбез.
وَنَجَّيْنَاهُ وَأَهْلَهُ مِنَ الْكَرْبِ الْعَظِيمِ
Нухны вә аңа ияргән мөселман җәмәгатьне кәферләрнең золымыннан һәм Туфан суына батып һәлак булудан коткардык.
وَجَعَلْنَا ذُرِّيَّتَهُ هُمُ الْبَاقِينَ
Вә Нухның балаларын кыямәткә чаклы калдырдык, дөньядагы барча кеше аның нәселеннәндер.
وَتَرَكْنَا عَلَيْهِ فِي الْآخِرِينَ
Без Нух өчен аңардан соң килгән пәйгамбәрләрдә яхшы исем калдырдык, һәр ышанучы аны мактап сөйләр.

Choose other languages: