Quran Apps in many lanuages:

Surah As-Saaffat Ayahs #104 Translated in Tatar

رَبِّ هَبْ لِي مِنَ الصَّالِحِينَ
Ий Раббым миңа бер изге ир бала биргел, миңа ярдәмче булсын!
فَبَشَّرْنَاهُ بِغُلَامٍ حَلِيمٍ
Без Ибраһимгә бер ир бала белән шатлык хәбәрен бирдек, ул бала кечкенә чагында галим, олугъ хәлендә йомшак күңелледер.
فَلَمَّا بَلَغَ مَعَهُ السَّعْيَ قَالَ يَا بُنَيَّ إِنِّي أَرَىٰ فِي الْمَنَامِ أَنِّي أَذْبَحُكَ فَانْظُرْ مَاذَا تَرَىٰ ۚ قَالَ يَا أَبَتِ افْعَلْ مَا تُؤْمَرُ ۖ سَتَجِدُنِي إِنْ شَاءَ اللَّهُ مِنَ الصَّابِرِينَ
Ул бала җиде яшенә җитеп атасы илә йөри башлагач, Ибраһим әйтте: Ий угълым, мин төшемдә Аллаһ тарафыннан сине корбан итеп чалырга боерыламын, уйлап күр бу эшкә ничек карыйсың? Угълы Исмагыйл әйтте: Ий атам, ни белән боерылган булсаң, шуны эшлә, мин Аллаһ хөкеменә ризамын, бу эштә мине, Аллаһ теләсә, сабыр итүчеләрдән табарсың, – дип.
فَلَمَّا أَسْلَمَا وَتَلَّهُ لِلْجَبِينِ
Безнең әмерне икесе дә риза булып кабул иттеләр һәм Исмагыйлне яны белән яткызды.
وَنَادَيْنَاهُ أَنْ يَا إِبْرَاهِيمُ
Кулына пычак алуга Без кычкырдык: Ий Ибраһим

Choose other languages: