Quran Apps in many lanuages:

Surah An-Nisa Ayahs #78 Translated in Tatar

فَلْيُقَاتِلْ فِي سَبِيلِ اللَّهِ الَّذِينَ يَشْرُونَ الْحَيَاةَ الدُّنْيَا بِالْآخِرَةِ ۚ وَمَنْ يُقَاتِلْ فِي سَبِيلِ اللَّهِ فَيُقْتَلْ أَوْ يَغْلِبْ فَسَوْفَ نُؤْتِيهِ أَجْرًا عَظِيمًا
Мөэминнәр Аллаһ юлында сугыш кылсыннар ахирәтне дөньяга саткан – алыштырган кешеләр белән. Әгәр бер мөэмин Аллаһ юлында сугышып үтерелсә, яки кәферне җиңсә, ул мөэмингә тиздән җәннәт нигъмәтләрен бирербез.
وَمَا لَكُمْ لَا تُقَاتِلُونَ فِي سَبِيلِ اللَّهِ وَالْمُسْتَضْعَفِينَ مِنَ الرِّجَالِ وَالنِّسَاءِ وَالْوِلْدَانِ الَّذِينَ يَقُولُونَ رَبَّنَا أَخْرِجْنَا مِنْ هَٰذِهِ الْقَرْيَةِ الظَّالِمِ أَهْلُهَا وَاجْعَلْ لَنَا مِنْ لَدُنْكَ وَلِيًّا وَاجْعَلْ لَنَا مِنْ لَدُنْكَ نَصِيرًا
Ий мөэминнәр! Ни булды сезгә, Аллаһ юлында сугышмыйсыз? Ни булды сезгә, кәферләр кулында әсир булган загыйфь ирләрне, хатыннар һәм балаларны коткару өчен сугышмыйсыз? Ул загыйфь ирләр Ий Раббыбыз, хуҗалары залим булган шәһәрдән безне чыгар, – диләр. Янә ул зәгыйфьләр: Ий Раббыбыз, безне залимнәр кулыннан коткаручы бер вәли бир һәм үз хозурыңнан безгә ярдәм дә бир, – диләр.
الَّذِينَ آمَنُوا يُقَاتِلُونَ فِي سَبِيلِ اللَّهِ ۖ وَالَّذِينَ كَفَرُوا يُقَاتِلُونَ فِي سَبِيلِ الطَّاغُوتِ فَقَاتِلُوا أَوْلِيَاءَ الشَّيْطَانِ ۖ إِنَّ كَيْدَ الشَّيْطَانِ كَانَ ضَعِيفًا
Иманлы кешеләр Аллаһ юлында сугышырлар. Әмма имансызлар шайтан юлында сугышырлар. Шайтан дуслары – имансызлар белән сугышыгыз! Дөреслектә шайтанның хәйләсе зәгыйфь булды, шуның өчен иманлы кешеләрне куркыта алмас.
أَلَمْ تَرَ إِلَى الَّذِينَ قِيلَ لَهُمْ كُفُّوا أَيْدِيَكُمْ وَأَقِيمُوا الصَّلَاةَ وَآتُوا الزَّكَاةَ فَلَمَّا كُتِبَ عَلَيْهِمُ الْقِتَالُ إِذَا فَرِيقٌ مِنْهُمْ يَخْشَوْنَ النَّاسَ كَخَشْيَةِ اللَّهِ أَوْ أَشَدَّ خَشْيَةً ۚ وَقَالُوا رَبَّنَا لِمَ كَتَبْتَ عَلَيْنَا الْقِتَالَ لَوْلَا أَخَّرْتَنَا إِلَىٰ أَجَلٍ قَرِيبٍ ۗ قُلْ مَتَاعُ الدُّنْيَا قَلِيلٌ وَالْآخِرَةُ خَيْرٌ لِمَنِ اتَّقَىٰ وَلَا تُظْلَمُونَ فَتِيلًا
Әя күрдеңме: Кулларыгызны сугыштан тыегыз, намазларыгызны үтәгез һәм зәкәтләрегезне бирегез, – дип әйтелгән мөселманнарны? Аларга сугыш фарыз ителгәч, алардан бер төркем сугыштан куркыр булды Аллаһудан курыккан кеби, яки Аллаһудан да артыграк куркыр булды. Сугыштан курыккан мөселманнар әйттеләр: Ий Раббыбыз, ни өчен безгә сугышны фарыз кылдың? Ий кәшки сугышны фарыз кылмыйча, безләрне бераз тыныч яшәткән булсаңчы, – дип. Әйт: Дөнья файдасы бик аз, ахирәт исә, тәкъвәләр өчен бик тә хәерледер һәм сез, тәкъва мөэминнәр, аз гына да золым кылынмассыз.
أَيْنَمَا تَكُونُوا يُدْرِكْكُمُ الْمَوْتُ وَلَوْ كُنْتُمْ فِي بُرُوجٍ مُشَيَّدَةٍ ۗ وَإِنْ تُصِبْهُمْ حَسَنَةٌ يَقُولُوا هَٰذِهِ مِنْ عِنْدِ اللَّهِ ۖ وَإِنْ تُصِبْهُمْ سَيِّئَةٌ يَقُولُوا هَٰذِهِ مِنْ عِنْدِكَ ۚ قُلْ كُلٌّ مِنْ عِنْدِ اللَّهِ ۖ فَمَالِ هَٰؤُلَاءِ الْقَوْمِ لَا يَكَادُونَ يَفْقَهُونَ حَدِيثًا
Кай урында булсагыз да, сезгә үлем ирешер, әгәр күккә терәлгән, бик таза төзелгән кыл эчендә булсагыз да. Әгәр монафикъларга ґәнимәт малы кеби нигъмәт ирешсә, бу нигъмәт Аллаһудан диләр, әгәр аларга каза, кайгы ирешсә: Ий Мухәммәд г-м, бу кайгы безгә синең шомлыгыңнан иреште, – диләр. Син әйт: Кемгә нәрсә ирешсә дә, һәммәсе дә Аллаһудан, – дип. Ни булды бу кавемгә Аллаһуның ачык аңлаешлы хак сүзләрен аңларга һәм кабул итәргә якын да килмиләр?

Choose other languages: