Quran Apps in many lanuages:

Surah An-Naml Ayahs #74 Translated in Tatar

وَلَا تَحْزَنْ عَلَيْهِمْ وَلَا تَكُنْ فِي ضَيْقٍ مِمَّا يَمْكُرُونَ
Аларның ышанмаулары өчен көенмә һәм аларның мәкерләреннән күңелең тараймасын.
وَيَقُولُونَ مَتَىٰ هَٰذَا الْوَعْدُ إِنْ كُنْتُمْ صَادِقِينَ
Кәферләр сорыйлар: Әгәр сүзегез дөрес булса, безгә вәгъдә ителгән ґәзаб кайчан була, – дип.
قُلْ عَسَىٰ أَنْ يَكُونَ رَدِفَ لَكُمْ بَعْضُ الَّذِي تَسْتَعْجِلُونَ
Әйт: Сез ашыктырып сораган ґәзабның бәгъзесенең килмәклеге якын булды.
وَإِنَّ رَبَّكَ لَذُو فَضْلٍ عَلَى النَّاسِ وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَهُمْ لَا يَشْكُرُونَ
Әлбәттә, синең Раббың кешеләргә рәхмәт һәм юмарт ияседер, ләкин кешеләрнең күбрәге шөкер итмиләр.
وَإِنَّ رَبَّكَ لَيَعْلَمُ مَا تُكِنُّ صُدُورُهُمْ وَمَا يُعْلِنُونَ
Янә Раббың кешеләрнең күкрәкләрендә яшерен булган нәрсәләрне вә телләре белән сөйләп изһар иткән сүзләрен яки эшләгән эшләрен беләдер.

Choose other languages: