Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Qasas Ayahs #16 Translated in Tatar

وَحَرَّمْنَا عَلَيْهِ الْمَرَاضِعَ مِنْ قَبْلُ فَقَالَتْ هَلْ أَدُلُّكُمْ عَلَىٰ أَهْلِ بَيْتٍ يَكْفُلُونَهُ لَكُمْ وَهُمْ لَهُ نَاصِحُونَ
Вә Без анасына каннәнудан элек, имезүче хатыннарны имүдән Мусаны тыйдык, күп хатыннар алып килделәр Мусаны имезергә, ләкин берсен дә кабул итмәде. Мәрьям Фиргауннәргә әйтте: Әйә мин сезгә бер өйнең җәмәгатен күрсәтимме, ул хатын сезнең өчен баланы имезеп тәрбияләр, һәм ул җәмәгать балага яхшы нәсыйхәт бирүчеләрдер, – дип. Анасын чакырып китерделәр, Муса анасының сөтен имде.
فَرَدَدْنَاهُ إِلَىٰ أُمِّهِ كَيْ تَقَرَّ عَيْنُهَا وَلَا تَحْزَنَ وَلِتَعْلَمَ أَنَّ وَعْدَ اللَّهِ حَقٌّ وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَهُمْ لَا يَعْلَمُونَ
Мусаны анасына кайтардык, баласын күреп күзе шатлансын һәм көенмәсен һәм дә Аллаһуның вәгъдәсе хак икәнне белсен өчен, ләкин күбрәк кешеләр Аллаһуның эше вә вәгъдәсе хак икәнне белмиләр.
وَلَمَّا بَلَغَ أَشُدَّهُ وَاسْتَوَىٰ آتَيْنَاهُ حُكْمًا وَعِلْمًا ۚ وَكَذَٰلِكَ نَجْزِي الْمُحْسِنِينَ
Муса үсеп куәткә җитеп гакылы, буе тигезләнгәч, ул Мусага шәригать хөкемнәрен һәм белем бирдек, әнә шулай Безгә итагать иткәннәргә изге җәза бирәбез.
وَدَخَلَ الْمَدِينَةَ عَلَىٰ حِينِ غَفْلَةٍ مِنْ أَهْلِهَا فَوَجَدَ فِيهَا رَجُلَيْنِ يَقْتَتِلَانِ هَٰذَا مِنْ شِيعَتِهِ وَهَٰذَا مِنْ عَدُوِّهِ ۖ فَاسْتَغَاثَهُ الَّذِي مِنْ شِيعَتِهِ عَلَى الَّذِي مِنْ عَدُوِّهِ فَوَكَزَهُ مُوسَىٰ فَقَضَىٰ عَلَيْهِ ۖ قَالَ هَٰذَا مِنْ عَمَلِ الشَّيْطَانِ ۖ إِنَّهُ عَدُوٌّ مُضِلٌّ مُبِينٌ
Муса Фиргаун шәһәре – Мысырга керде, Мысыр халкы Мусаның шәһәргә керүеннән гафләттә иделәр, анда сугыша торган ике ирне күрде, берсе Ягъкуб балаларыннан, икенчесе дошманы булган кыбтыйлардан иде. Ягькуб балаларыннан булган ир дошманына каршы Мусадан ярдәм сорады, Муса кулын йодрыклап кыбтыйга сукты һәм кыбтый үлде, Муса әйтте: Кеше үтерү шайтан эшедер, ул шайтан кешеләрне аздыручы ачык дошмандыр.
قَالَ رَبِّ إِنِّي ظَلَمْتُ نَفْسِي فَاغْفِرْ لِي فَغَفَرَ لَهُ ۚ إِنَّهُ هُوَ الْغَفُورُ الرَّحِيمُ
Үкенеп әйтте: Йә Рабби кеше үтерү сәбәпле үземә золым иттем, мине ярлыкагыл! Аллаһ аны ярлыкады, тәхкыйк Ул – Аллаһ ярлыкаучы вә рәхмәт итүчедер.

Choose other languages: