Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Muzzammil Ayahs #8 Translated in Tatar

أَوْ زِدْ عَلَيْهِ وَرَتِّلِ الْقُرْآنَ تَرْتِيلًا
Яки ярты төннән күбрәк тор, вә Коръәнне тәртибе белән тыңлап торган кеше сүзләрне дөрес аңларлык итеп ашыкмыйча укыгыз!
إِنَّا سَنُلْقِي عَلَيْكَ قَوْلًا ثَقِيلًا
Без, әлбәттә, авыр сүзне сиңа тиз йөкләрбез, ягъни нәфес сөймәгән шәригать хөкемнәрен.
إِنَّ نَاشِئَةَ اللَّيْلِ هِيَ أَشَدُّ وَطْئًا وَأَقْوَمُ قِيلًا
Төплә торып намаз, Коръән уку, әлбәттә, нәфескә катырак мәшәкатьтер вә укылышта сүзләре дөресерәк һәм күңелгә тәэсирлерәктер.
إِنَّ لَكَ فِي النَّهَارِ سَبْحًا طَوِيلًا
Әлбәттә, көндез синең эшләрең күптер, эштән бушангач тынычланып кичләрен Аллаһуга гыйбадәт кыл!
وَاذْكُرِ اسْمَ رَبِّكَ وَتَبَتَّلْ إِلَيْهِ تَبْتِيلًا
Раббыңның исемен зекер ит, Аңа гыйбадәт кыл һәм гыйбадәттә дөнья уйларыннан кисел, ныклап киселеп күңелеңне фәкать Аллаһуга багъла!

Choose other languages: