Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Mumenoon Ayahs #33 Translated in Tatar

وَقُلْ رَبِّ أَنْزِلْنِي مُنْزَلًا مُبَارَكًا وَأَنْتَ خَيْرُ الْمُنْزِلِينَ
Көймәдән төшкәч әйт: Йә Рабби, мине мөбарәк булган урынга хәерле иңдерү илә иңдер, Син – иңдерүчеләрнең иң хәерлесесең!
إِنَّ فِي ذَٰلِكَ لَآيَاتٍ وَإِنْ كُنَّا لَمُبْتَلِينَ
Аллаһуга итагать итүче мөэминнәрнең әнә шулай котылуларында һәм залимнәрнең һәлак булуында гыйбрәтләр бар, Без аларны Нухны җибәреп имтихан кылдык.
ثُمَّ أَنْشَأْنَا مِنْ بَعْدِهِمْ قَرْنًا آخَرِينَ
Аларны батырганыбыздан соң Гад вә Сәмуд кавемен чыгардык.
فَأَرْسَلْنَا فِيهِمْ رَسُولًا مِنْهُمْ أَنِ اعْبُدُوا اللَّهَ مَا لَكُمْ مِنْ إِلَٰهٍ غَيْرُهُ ۖ أَفَلَا تَتَّقُونَ
Аларның үзләреннән Һуд вә Салихны пәйгамбәр итеп җибәрдек, Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз бит сезнең Аллаһудан башка Илаһәгыз юктыр, әйә Аның ґәзабыннан курыкмыйсызмы?
وَقَالَ الْمَلَأُ مِنْ قَوْمِهِ الَّذِينَ كَفَرُوا وَكَذَّبُوا بِلِقَاءِ الْآخِرَةِ وَأَتْرَفْنَاهُمْ فِي الْحَيَاةِ الدُّنْيَا مَا هَٰذَا إِلَّا بَشَرٌ مِثْلُكُمْ يَأْكُلُ مِمَّا تَأْكُلُونَ مِنْهُ وَيَشْرَبُ مِمَّا تَشْرَبُونَ
Пәйгамбәрнең кавеменнән кәфер булып ахирәткә юлыгуны да инкяр итүче олугълары Без аларга дөньяда төрле нигъмәтләр бирдек, алар әйттеләр: Бу пәйгамбәр түгел, мәгәр сезнең кеби бер кешедер, сезнең ашый юрганыгыздан ашар вә сезнең эчә торганыгыздан эчәр.

Choose other languages: