Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Muddaththir Ayahs #54 Translated in Tatar

كَأَنَّهُمْ حُمُرٌ مُسْتَنْفِرَةٌ
Алар Коръәннән вә аның вәгазьләреннән һәм хөкемнәреннән качалар, куркып өреккән ишәк кеби.
فَرَّتْ مِنْ قَسْوَرَةٍ
Ул ишәк арысланнан өркеп качар.
بَلْ يُرِيدُ كُلُّ امْرِئٍ مِنْهُمْ أَنْ يُؤْتَىٰ صُحُفًا مُنَشَّرَةً
Бәлки алардан һәрбересе телидер Аллаһудан һәрберсенә ачык хат бирелмәкне. Ягъни мөшрикләр: Аллаһ безгә һәрберебезгә кәгазь иңдерсә, ул кәгазьгә: Мухәммәд хак пәйгамбәр, Коръән Минем китабым, дип язылган булса, иман китерер идек, – диделәр.
كَلَّا ۖ بَلْ لَا يَخَافُونَ الْآخِرَةَ
Юк әле, алар тиешсезне сорамасыннар, бәлки алар ахирәт ґәзабыннан курыкмыйлар. Әгәр курыксалар иде, әлбәттә, иман китереп Коръән белән гамәл кылыр иделәр һәм Коръәннән башка дәлил сорамас иделәр.
كَلَّا إِنَّهُ تَذْكِرَةٌ
Юк, Коръән уенчык түгел, бәлки ул Коръән гакыллы кешеләр өчен хакыйкый көчле вәгазьдер.

Choose other languages: