Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Kahf Ayahs #92 Translated in Tatar

وَأَمَّا مَنْ آمَنَ وَعَمِلَ صَالِحًا فَلَهُ جَزَاءً الْحُسْنَىٰ ۖ وَسَنَقُولُ لَهُ مِنْ أَمْرِنَا يُسْرًا
Әмма берәү иман китереп изге гамәлләр кылса, әлбәттә, аңа изге җәза яхшылык булыр, вә әмерләребездән җиңел булганын аңа әмер итәрбез.
ثُمَّ أَتْبَعَ سَبَبًا
Соңра Зүл-карнәен мәшрыйкка ирештерә торган сәбәпкә иярде.
حَتَّىٰ إِذَا بَلَغَ مَطْلِعَ الشَّمْسِ وَجَدَهَا تَطْلُعُ عَلَىٰ قَوْمٍ لَمْ نَجْعَلْ لَهُمْ مِنْ دُونِهَا سِتْرًا
Хәтта кояш чыга торган таманга иреште, вә ул җирдә кавемне тапты, өсләренә кояш чыгадыр кояш кызулыгыннан сакланырга Без аларга пәрдә ягъни күләгә кылмадык.
كَذَٰلِكَ وَقَدْ أَحَطْنَا بِمَا لَدَيْهِ خُبْرًا
Зүл-карнәенне мәшрыйкка ирештерүе дә мәгърибкә ирештерүе кебидер. Зул-карнәен кулында булган гаскәр, корал вә башка нәрсәләрне белем белән ихата кылдык.
ثُمَّ أَتْبَعَ سَبَبًا
Соңра янә алып барып җиткерә торган сәбәпкә иярде.

Choose other languages: