Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Jinn Ayahs #21 Translated in Tatar

لِنَفْتِنَهُمْ فِيهِ ۚ وَمَنْ يُعْرِضْ عَنْ ذِكْرِ رَبِّهِ يَسْلُكْهُ عَذَابًا صَعَدًا
Шул күп яңгырдан хасил булган байлыкта аларны сынамак өчен. Берәү Аллаһ вәгазе булган Коръәннән йөз чөерсә аның белән гамәл кылудан баш тартса, Аллаһ ул кешене кертер каты мәшәкатьле ґәзабка.
وَأَنَّ الْمَسَاجِدَ لِلَّهِ فَلَا تَدْعُوا مَعَ اللَّهِ أَحَدًا
Тәхкыйк мәсҗидләр Аллаһуга гыйбадәт кылу өчендер, шулай булгач, мәсҗидләрдә Аллаһудан башкага гыйбадәт кылмагыз һәм кәферләргә дога кылмагыз, вә бидеґәт гамәлләрне эшләмәгез!
وَأَنَّهُ لَمَّا قَامَ عَبْدُ اللَّهِ يَدْعُوهُ كَادُوا يَكُونُونَ عَلَيْهِ لِبَدًا
Тәхкыйк ул Аллаһ колы Мухәммәд г-м аулакта намазга торып, кычкырып Коръән укыганда, Коръән тыңлау өчен аның янына килеп җеннәр бер-берсенең өстенә өелә яздылар.
قُلْ إِنَّمَا أَدْعُو رَبِّي وَلَا أُشْرِكُ بِهِ أَحَدًا
Әйт: Мин фәкать Аллаһуга гына гыйбадәт кыламын, Ул – Аллаһуга һичкемне шәрик-тиңдәш кылмамын, – дип.
قُلْ إِنِّي لَا أَمْلِكُ لَكُمْ ضَرًّا وَلَا رَشَدًا
Әйт: Мин сезгә зарар китерергә кадир түгелмен һәм сезгә һидәят бирергә дә кадир түгелмен.

Choose other languages: