Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Jathiya Ayahs #37 Translated in Tatar

وَبَدَا لَهُمْ سَيِّئَاتُ مَا عَمِلُوا وَحَاقَ بِهِمْ مَا كَانُوا بِهِ يَسْتَهْزِئُونَ
Дөньяда кылган явызлыкларының җәзасы ахирәттә ачыкланыр, хакны инкяр итеп мәсхәрә итүләренең ґәзабы аларга лязем булды.
وَقِيلَ الْيَوْمَ نَنْسَاكُمْ كَمَا نَسِيتُمْ لِقَاءَ يَوْمِكُمْ هَٰذَا وَمَأْوَاكُمُ النَّارُ وَمَا لَكُمْ مِنْ نَاصِرِينَ
Аларга әйтелер: Үзегез ошбу кыямәт көненә килүне онытып азгынлыкта йөрегәнегез кеби Без дә сезне утта калдырып онытырбыз, сезнең урыныгыз уттыр вә сезгә ярдәмчеләрдән һичкем булмас, – дип.
ذَٰلِكُمْ بِأَنَّكُمُ اتَّخَذْتُمْ آيَاتِ اللَّهِ هُزُوًا وَغَرَّتْكُمُ الْحَيَاةُ الدُّنْيَا ۚ فَالْيَوْمَ لَا يُخْرَجُونَ مِنْهَا وَلَا هُمْ يُسْتَعْتَبُونَ
Ошбу ґәзаб сезгә тиешле булды, Аллаһ аятьләрен мәсхәрә иткәнегез өчен һәм сезне дөнья тереклеге алдады, дөньяга алданып ахирәттән мәхрүм калдыгыз. Бүген алар инде уттан чыгарылмаслар, вә тәүбә итагать илә Аллаһуны ризалау да алардан соралмас.
فَلِلَّهِ الْحَمْدُ رَبِّ السَّمَاوَاتِ وَرَبِّ الْأَرْضِ رَبِّ الْعَالَمِينَ
Инде барча мактау вә сәнәләр җир-күкләрне вә барча галәмне тәрбия итүче Аллаһугадыр!
وَلَهُ الْكِبْرِيَاءُ فِي السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ ۖ وَهُوَ الْعَزِيزُ الْحَكِيمُ
Җирдә һәм күкләрдә олугълык Аллаһуга гынадыр, вә Ул ґәзиз вә хәкимдер.

Choose other languages: