Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Isra Ayahs #10 Translated in Tatar

ثُمَّ رَدَدْنَا لَكُمُ الْكَرَّةَ عَلَيْهِمْ وَأَمْدَدْنَاكُمْ بِأَمْوَالٍ وَبَنِينَ وَجَعَلْنَاكُمْ أَكْثَرَ نَفِيرًا
Соңра янә куәт вә гайрәтегезне үзегезгә кайтарып бирдек, сезне җиңеп изгән кешеләргә, үзегез өстен булдыгыз һәм малларыгызны, балаларыгызны күбәйтеп сезгә ярдәм бирдек вә сезне күп гаскәр кыйлдык. Бу вакыйга Җалут вакыйгасыдыр ки, Җалут, золым белән Ягъкуб балаларын йөдәтеп бетергәч, Талут гаскәре Җалут гаскәрен җиңде һәм Җалут үтерелде. Моннан соң Ягъкуб балалары тагын иркенлектә яши башладылар.
إِنْ أَحْسَنْتُمْ أَحْسَنْتُمْ لِأَنْفُسِكُمْ ۖ وَإِنْ أَسَأْتُمْ فَلَهَا ۚ فَإِذَا جَاءَ وَعْدُ الْآخِرَةِ لِيَسُوءُوا وُجُوهَكُمْ وَلِيَدْخُلُوا الْمَسْجِدَ كَمَا دَخَلُوهُ أَوَّلَ مَرَّةٍ وَلِيُتَبِّرُوا مَا عَلَوْا تَتْبِيرًا
Әгәр яхшылыклар кыйлсагыз, үзегез өчен яхшылык кыйлган буласыз, вә әгәр явызлыклар кыйлсагыз, янә үзегез өчен явызлык кыйлган буласыз. Әгәр сезгә икенче фәсәд вакыты җитеп, фәсәд вә явызлыклар кыйлсагыз, янә өстегезгә бер залимне җибәрербез, йөзләрегезне кара кыйлмак өчен һәм беренче мәртәбәдә мәсҗид Әкъсаны җимергән кебек икенче мәртәбәдә дә шул мәсҗидне җимерсеннәр өчен вә сез эшләгән эшләрне һәлак итсеннәр өчен. (Мәсҗидләрендә Аллаһ хөкемнәрен йөретмәделәр, ислам динен боздылар, шуның өчен Аллаһ беренче мәртәбәдә Җалутны аларга ирекле кыйлды. Җалут мәсҗидне һәм шәһәрне җимерде, үзләрен каты ґәзаблады. Икенче мәртәбәдә икенче бер залимне җибәрде. Ул залим дә мәсҗидне һәм шәһәрне җимерде, үзләрен ґәзаблады. Хәзер бездә Руссия мәсҗидләрендә дә Аллаһ хөкемнәре йөреми. Аллаһ үзе белер нишләтергә).
عَسَىٰ رَبُّكُمْ أَنْ يَرْحَمَكُمْ ۚ وَإِنْ عُدْتُمْ عُدْنَا ۘ وَجَعَلْنَا جَهَنَّمَ لِلْكَافِرِينَ حَصِيرًا
Өметледер ки, бу фетнәләрдән соң Аллаһуның сезгә рәхмәт кыйлмаклыгы, рәхмәт йөзеннән пәйгамбәрләр җибәрде, әгәр өченче мәртәбә фәсәд, золым кыйлсагыз, Без дә сезгә бер залимне җибәреп золым иттерербез. Җәһәннәмне, кәферләрне чорнап алырлык төрмә кыйлдык.
إِنَّ هَٰذَا الْقُرْآنَ يَهْدِي لِلَّتِي هِيَ أَقْوَمُ وَيُبَشِّرُ الْمُؤْمِنِينَ الَّذِينَ يَعْمَلُونَ الصَّالِحَاتِ أَنَّ لَهُمْ أَجْرًا كَبِيرًا
Бу Коръән Кәрим аның белән гамәл кыйлучыны, әлбәттә, бик таза вә куәтле вә иң туры юлга күндерер, вә Ул Коръән аның белән гамәл итеп, изге эшләрне эшләүче мөэминнәрне сезгә ахирәттә бөек дәрәҗәләр вә җәннәтләр булыр, дип шатландырадыр.
وَأَنَّ الَّذِينَ لَا يُؤْمِنُونَ بِالْآخِرَةِ أَعْتَدْنَا لَهُمْ عَذَابًا أَلِيمًا
Әмма ахирәт көненә ышанмаган кәферләргә рәнҗеткүче ґәзаблар хәзерләп куйдык.

Choose other languages: