Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Hijr Ayahs #93 Translated in Tatar

وَقُلْ إِنِّي أَنَا النَّذِيرُ الْمُبِينُ
Кешеләргә әйт: Мин Аллаһуга итагать итмәгән вә Аңа гыйбадәт кылмаган кешеләрне җәһәннәм ґәзабы белән ачык куркытучымын.
كَمَا أَنْزَلْنَا عَلَى الْمُقْتَسِمِينَ
Хаҗга баручыларны диннән дүндерү өчен бүленеп, алар юлына чыккан кәферләргә ґәзаб иңдергәнебез кеби башкаларга да иңдерербез.
الَّذِينَ جَعَلُوا الْقُرْآنَ عِضِينَ
Ул ґәзабка тиешле кешеләр Коръәннең бәгъзе аятьләренә ышаналар вә бәгъзе аятьләргә ышанмыйлар яки Коръән аятьләрен сайлап, нәфескә туры килгәне белән генә гамәл кылалар.
فَوَرَبِّكَ لَنَسْأَلَنَّهُمْ أَجْمَعِينَ
Раббың исеме илә ант итеп әйтәмен ки кыямәт көнне, әлбәттә, бик каты сорарбыз барчаларыннан да.
عَمَّا كَانُوا يَعْمَلُونَ
Ул кешеләрнең кылган эшләреннән кем Коръәнгә ышанган, кем ышанмаган, кем гамәл кылган, кем кылмаган, кем мәетләргә укып тамак туйдырган һәм акча алган – бу хакта хөкем каты булыр.

Choose other languages: