Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Furqan Ayahs #27 Translated in Tatar

وَقَدِمْنَا إِلَىٰ مَا عَمِلُوا مِنْ عَمَلٍ فَجَعَلْنَاهُ هَبَاءً مَنْثُورًا
Имансызларның кешеләргә кылган бәгъзе яхшылыкларына касад кылырбыз, һәм очкан тузан кеби юк итәрбез.
أَصْحَابُ الْجَنَّةِ يَوْمَئِذٍ خَيْرٌ مُسْتَقَرًّا وَأَحْسَنُ مَقِيلًا
Кыямәт көнендә җәннәт әһеленең урыны хәерлерәк вә рәхәтләнү урыннары да күркәмерәктер.
وَيَوْمَ تَشَقَّقُ السَّمَاءُ بِالْغَمَامِ وَنُزِّلَ الْمَلَائِكَةُ تَنْزِيلًا
Вә ул көндә күк ярылып аннан бер болыт чыгар, ул болыт илә кешеләрнең гамәл дәфтәрләре белән фәрештәләр иңәр.
الْمُلْكُ يَوْمَئِذٍ الْحَقُّ لِلرَّحْمَٰنِ ۚ وَكَانَ يَوْمًا عَلَى الْكَافِرِينَ عَسِيرًا
Ул көндә һәрнәрсәгә хуҗа булу Аллаһ кулында булып һичбер затның катнашы булмас, ул көн имансызлар өчен авыр көн булыр.
وَيَوْمَ يَعَضُّ الظَّالِمُ عَلَىٰ يَدَيْهِ يَقُولُ يَا لَيْتَنِي اتَّخَذْتُ مَعَ الرَّسُولِ سَبِيلًا
Ул көндә Коръән белән гамәл итмәгән залим каты хәсрәттән ике кулын тешләр, вә әйтер: Ни булыр иде дөньяда пәйгамбәргә ияреп аның белән бергә хак юлны тоткан булсам.

Choose other languages: