Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Fajr Ayahs #26 Translated in Tatar

وَجَاءَ رَبُّكَ وَالْمَلَكُ صَفًّا صَفًّا
Вә Раббыңның әмере килсә, вә фәрештәләр саф-саф булып килеп бассалар.
وَجِيءَ يَوْمَئِذٍ بِجَهَنَّمَ ۚ يَوْمَئِذٍ يَتَذَكَّرُ الْإِنْسَانُ وَأَنَّىٰ لَهُ الذِّكْرَىٰ
Вә ул көндә җәһәннәм китерелсә, менә шул көндә адәм баласының исенә төшер, алданганын белер, вәгазьләнергә бик теләр, ләкин эш узган булыр, кайда инде аңа хәзер искәрү, уяну файда бирсен?
يَقُولُ يَا لَيْتَنِي قَدَّمْتُ لِحَيَاتِي
Эш узганнан соң адәм баласы әйтер: Әй миңа үкенеч кәшки дөньяда чагымда дини гыйлем өйрәнеп ахирәтем өчен изге гамәлләр кылган булсамчы, – дип.
فَيَوْمَئِذٍ لَا يُعَذِّبُ عَذَابَهُ أَحَدٌ
Ул көндә Аллаһуның ґәзабы илә һичкем ґәзаб кыла алмас, мәгәр Аллаһ әмере белән ґәзаб фәрештәләре ґәзаб кылырлар.
وَلَا يُوثِقُ وَثَاقَهُ أَحَدٌ
Дәхи чылбыр богаулар белән һичкем бәйләмәс, мәгәр Аллаһ әмере белән бәйләрләр.

Choose other languages: