Download Mobile App:

Surah Al-Baqara Ayah #184 Translated in Tatar

أَيَّامًا مَعْدُودَاتٍ ۚ فَمَنْ كَانَ مِنْكُمْ مَرِيضًا أَوْ عَلَىٰ سَفَرٍ فَعِدَّةٌ مِنْ أَيَّامٍ أُخَرَ ۚ وَعَلَى الَّذِينَ يُطِيقُونَهُ فِدْيَةٌ طَعَامُ مِسْكِينٍ ۖ فَمَنْ تَطَوَّعَ خَيْرًا فَهُوَ خَيْرٌ لَهُ ۚ وَأَنْ تَصُومُوا خَيْرٌ لَكُمْ ۖ إِنْ كُنْتُمْ تَعْلَمُونَ
Рузә саналмыш көннәр, ягъни рузә ае 29 көннән һәм 30 көннән киләдер. Сезләрдән берәрегез чирләсә, яки сәфәрдә булса рузәне тотмасын. Чирле кеше сәламәтләнгәч, сәфәрдәге кеше өенә кайткач, калган көннәрен бер көн өчен бер көн тотып тәмам итәр. Авырлык белән тотучыларга фидия лязем, бер көн өчен бер мескенне бер көн ашатмак. Берәү бер мөскен урынына күбрәк мескенне ашатса, артыгы үзенә хәерле. Әммә мескеннәрне ашатып өстегездән төшерүгә караганда рузә тотуыгыз сезнең өчен хәерле, әгәр белсәгез.