Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Araf Ayahs #203 Translated in Tatar

خُذِ الْعَفْوَ وَأْمُرْ بِالْعُرْفِ وَأَعْرِضْ عَنِ الْجَاهِلِينَ
Ий Мухәммәд! Синең эшең гафу сораучыларны гафу итү булсын вә яхшылыкка өндәү булсын! Һәм хакны аңламаучы җаһилләрдән-наданнардан кисел, алар белән булышма!
وَإِمَّا يَنْزَغَنَّكَ مِنَ الشَّيْطَانِ نَزْغٌ فَاسْتَعِذْ بِاللَّهِ ۚ إِنَّهُ سَمِيعٌ عَلِيمٌ
Әгәр Аллаһ кушкан эшләрдән сине туктатыр өчен сиңа шайтанның вәсвәсә-низагы килсә, Аллаһуга сыгын! Шиксез, Аллаһ һәрнәрсәне ишетүче вә белүче.
إِنَّ الَّذِينَ اتَّقَوْا إِذَا مَسَّهُمْ طَائِفٌ مِنَ الشَّيْطَانِ تَذَكَّرُوا فَإِذَا هُمْ مُبْصِرُونَ
Әгәр тәкъва мөэминнәргә шайтаннан вәсвәсә ирешсә, шул вакыт ярдәм сорап Аллаһуны зекер итәрләр, шундый хәлдә басыйрәт илә, ягъни күреп, белеп эш кылырлар.
وَإِخْوَانُهُمْ يَمُدُّونَهُمْ فِي الْغَيِّ ثُمَّ لَا يُقْصِرُونَ
Шайтаннар, наданнарны азгынлыкка өндәделәр соңра өндәүләрендә һич кимчелек кылмыйлар.
وَإِذَا لَمْ تَأْتِهِمْ بِآيَةٍ قَالُوا لَوْلَا اجْتَبَيْتَهَا ۚ قُلْ إِنَّمَا أَتَّبِعُ مَا يُوحَىٰ إِلَيَّ مِنْ رَبِّي ۚ هَٰذَا بَصَائِرُ مِنْ رَبِّكُمْ وَهُدًى وَرَحْمَةٌ لِقَوْمٍ يُؤْمِنُونَ
Ий Мухәммәд г-м! Әгәр син аларга вәхий белән аять китермәсәң, мөшрикләр әйтәләр: Үз күңелеңнән чыгарып бир, бит башка вакытларда шулай кыласың. Син аларга әйт: Раббымнан миңа иңдерелгән Коръәнгә генә иярәмен. Бу Коръән Раббыбыздан килгән басыйрәт-гакылга күз вә ышанучы каумнәр өчен һидәят һәм рәхмәт.

Choose other languages: