Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Ankabut Ayahs #23 Translated in Tatar

أَوَلَمْ يَرَوْا كَيْفَ يُبْدِئُ اللَّهُ الْخَلْقَ ثُمَّ يُعِيدُهُ ۚ إِنَّ ذَٰلِكَ عَلَى اللَّهِ يَسِيرٌ
Әйә алар күрмиләрме Аллаһуның башлап ничек халык кылганын, соңра кыямәт көнне үлекләрне тергезеп әүвәлге хәлләрен» кайтарыр, бу эш Аллаһуга, әлбәттә, бик җиңел.
قُلْ سِيرُوا فِي الْأَرْضِ فَانْظُرُوا كَيْفَ بَدَأَ الْخَلْقَ ۚ ثُمَّ اللَّهُ يُنْشِئُ النَّشْأَةَ الْآخِرَةَ ۚ إِنَّ اللَّهَ عَلَىٰ كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ
Әйт: Җир өстендә йөрегез һәм гыйбрәт илә карагыз – Аллаһ кешеләрне ничек төрле итеп халык кылган, соңра хөкем итәр өчен үлгән кешеләрне барын да тергезер, Аллаһуның һәр нәрсәгә көче җитәдер.
يُعَذِّبُ مَنْ يَشَاءُ وَيَرْحَمُ مَنْ يَشَاءُ ۖ وَإِلَيْهِ تُقْلَبُونَ
Теләгән бәндәсен ґәзаб кылыр вә теләгән бәндәсенә рәхмәт итәр, ахырда аңа кайтырсыз.
وَمَا أَنْتُمْ بِمُعْجِزِينَ فِي الْأَرْضِ وَلَا فِي السَّمَاءِ ۖ وَمَا لَكُمْ مِنْ دُونِ اللَّهِ مِنْ وَلِيٍّ وَلَا نَصِيرٍ
Җирдә, дә күктә дә Аллаһ сезне ґәзаб белән тотуыннан сез Аны гаҗиз итә алмассыз, бит сезгә Аллаһудан башка ґәзабтан коткаручы дус һәм ярдәмче юк.
وَالَّذِينَ كَفَرُوا بِآيَاتِ اللَّهِ وَلِقَائِهِ أُولَٰئِكَ يَئِسُوا مِنْ رَحْمَتِي وَأُولَٰئِكَ لَهُمْ عَذَابٌ أَلِيمٌ
Аллаһуның аятьләренә һәм ахирәттә Аллаһуга юлыгачакларына ышанмаучылар, алар Минем рәхмәтемнән өметсез булырлар, вә аларга рәнҗеткүче ґәзаб булыр.

Choose other languages: