Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Anfal Ayahs #22 Translated in Tatar

ذَٰلِكُمْ وَأَنَّ اللَّهَ مُوهِنُ كَيْدِ الْكَافِرِينَ
Аллаһуның сезгә ярдәме кәферләргә һәлакәттер! Әлбәттә, Аллаһ кәферләрнең хәйлә-мәкерләрен җимерүче.
إِنْ تَسْتَفْتِحُوا فَقَدْ جَاءَكُمُ الْفَتْحُ ۖ وَإِنْ تَنْتَهُوا فَهُوَ خَيْرٌ لَكُمْ ۖ وَإِنْ تَعُودُوا نَعُدْ وَلَنْ تُغْنِيَ عَنْكُمْ فِئَتُكُمْ شَيْئًا وَلَوْ كَثُرَتْ وَأَنَّ اللَّهَ مَعَ الْمُؤْمِنِينَ
Ий мөшрикләр! Я Аллаһ кайсы таифә сиңа сөекле булса, шул таифәгә ярдәм бир, – дип соравыгызга мөселманнарның сезне җиңүе җавап булды. Әгәр пәйгамбәргә каршы сугышудан туктасагыз, үзегезгә хәерледер. Әгәр кайтып сугышсагыз – без дә сугышабыз. Җәмәгатегез ни чаклы күп булса да сезгә һич файда бирмәс, чөнки Аллаһ мөэминнәр беләндер.
يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا أَطِيعُوا اللَّهَ وَرَسُولَهُ وَلَا تَوَلَّوْا عَنْهُ وَأَنْتُمْ تَسْمَعُونَ
Ий мөэминнәр! Аллаһуга вә Аның рәсүленә итагать итегез! Вә Аллаһ әмерләреннән баш тартмагыз – качмагыз! Чөнки Аллаһ хөкемнәрен ишетеп торасыз.
وَلَا تَكُونُوا كَالَّذِينَ قَالُوا سَمِعْنَا وَهُمْ لَا يَسْمَعُونَ
Монафикълар кеби булмагыз ки, алар Коръән сүзләрен ишетәбез диләр, ләкин үзләре ишеткәч, Коръән сүзләрен-хөкемнәрен кабул итмиләр.
إِنَّ شَرَّ الدَّوَابِّ عِنْدَ اللَّهِ الصُّمُّ الْبُكْمُ الَّذِينَ لَا يَعْقِلُونَ
Тәхкыйк Аллаһ хозурында хайваннарның явызрагы: хакны сөйләргә телсез, хак сүзне ишетергә колаксыз булган һичнәрсә аңламый торган кешеләрдер.

Choose other languages: