Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Anfal Ayahs #4 Translated in Tatar

8:1
يَسْأَلُونَكَ عَنِ الْأَنْفَالِ ۖ قُلِ الْأَنْفَالُ لِلَّهِ وَالرَّسُولِ ۖ فَاتَّقُوا اللَّهَ وَأَصْلِحُوا ذَاتَ بَيْنِكُمْ ۖ وَأَطِيعُوا اللَّهَ وَرَسُولَهُ إِنْ كُنْتُمْ مُؤْمِنِينَ
Ий Мухәммәд г-м! Синнән хәрби-табыш малы хакында сорыйлар. (Бәдер сугышында мөселманнар җиңеп, кәферләр кача башлагач, мөселманнардан бер таифә кәферләрне куа китте, бер таифә расүл г-мне саклап калды, бер таифә табыш алу белән мәшгуль булды. Соңра бар да бер урынга җыелгач, мал хакында низаглаштылар. Бу аять шул хакта инде). Әйт: Табыш малы Аллаһуга вә рәсүлгәдер, ягъни кайда кую алар ихтиярында. Мал хакында низагълашудан Аллаһудан куркыгыз вә арагызны төзәтегез һәм Аллаһуга вә Аның рәсүленә итагать итегез! Әгәр хак мөэмин булсагыз.
8:2
إِنَّمَا الْمُؤْمِنُونَ الَّذِينَ إِذَا ذُكِرَ اللَّهُ وَجِلَتْ قُلُوبُهُمْ وَإِذَا تُلِيَتْ عَلَيْهِمْ آيَاتُهُ زَادَتْهُمْ إِيمَانًا وَعَلَىٰ رَبِّهِمْ يَتَوَكَّلُونَ
Хак мөэминнәр әнә шулардыр: кайчан Аллаһ зекер ителсә, күңелләре йомшарып, Аллаһудан куркырлар вә һәркайчан аларга Аллаһуның аятьләре укылса, ул аятьләр аларның иманнарын арттырыр һәм алар һәрвакыт Аллаһуга тәвәккәл кылырлар.
8:3
الَّذِينَ يُقِيمُونَ الصَّلَاةَ وَمِمَّا رَزَقْنَاهُمْ يُنْفِقُونَ
Ул – мөэминнәр, намазларын вакытында торгызырлар вә Без биргән малдан мохтаҗларга садака бирерләр.
8:4
أُولَٰئِكَ هُمُ الْمُؤْمِنُونَ حَقًّا ۚ لَهُمْ دَرَجَاتٌ عِنْدَ رَبِّهِمْ وَمَغْفِرَةٌ وَرِزْقٌ كَرِيمٌ
Алар хак мөэминнәр. Аларга Раббылары хозурында дәрәҗәләр вә ярлыкамак һәм җәннәт нигъмәтләре бардыр.

Choose other languages: