Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Anbiya Ayahs #46 Translated in Tatar

قُلْ مَنْ يَكْلَؤُكُمْ بِاللَّيْلِ وَالنَّهَارِ مِنَ الرَّحْمَٰنِ ۗ بَلْ هُمْ عَنْ ذِكْرِ رَبِّهِمْ مُعْرِضُونَ
Аларга әйт: Кичен вә көндез Аллаһ ґәзабыннан сезне кем саклый, әгәр ґәзабын җибәрсә сезне кем коткарыр? Бәлки алар Раббыларының вәгазеннән баш тартучылардыр.
أَمْ لَهُمْ آلِهَةٌ تَمْنَعُهُمْ مِنْ دُونِنَا ۚ لَا يَسْتَطِيعُونَ نَصْرَ أَنْفُسِهِمْ وَلَا هُمْ مِنَّا يُصْحَبُونَ
Әйә аларның Безнең ґәзабыбыздан саклый торган Бездән башка Илаһәләре бармы? Бәлки аларның Илаһә дигәннәре үзен сакларга да көче җитмидер һәм алар Бездән котыла алмаслар.
بَلْ مَتَّعْنَا هَٰؤُلَاءِ وَآبَاءَهُمْ حَتَّىٰ طَالَ عَلَيْهِمُ الْعُمُرُ ۗ أَفَلَا يَرَوْنَ أَنَّا نَأْتِي الْأَرْضَ نَنْقُصُهَا مِنْ أَطْرَافِهَا ۚ أَفَهُمُ الْغَالِبُونَ
Бәлки ул кәферләрне вә аталарын бу дөньяда файдаландырдык, хәтта гомерләре озын булды. Әйә алар күрмиләрме кәферләрнең җирен мөселманнар кулы белән алып, җирләрен киметәбез, мөселманнарныкын арттырабыз. Әйә алармы Аллаһны җиңүче?
قُلْ إِنَّمَا أُنْذِرُكُمْ بِالْوَحْيِ ۚ وَلَا يَسْمَعُ الصُّمُّ الدُّعَاءَ إِذَا مَا يُنْذَرُونَ
Әйт: Мина Аллаһудан иңдерелгән Коръән аятьләре белән сезне куркытырмын, ләкин Аллаһ ґәзабы белән куркытылган чакта, минем иманга чакыруымны саңгырау кеше ишетмәс.
وَلَئِنْ مَسَّتْهُمْ نَفْحَةٌ مِنْ عَذَابِ رَبِّكَ لَيَقُولُنَّ يَا وَيْلَنَا إِنَّا كُنَّا ظَالِمِينَ
Әгәр аларны Раббыңның ґәзабыннан аз гынасы тотса, әлбәттә әйтерләр иде: Вәй безгә һәлакәтлек килде, чөнки без шиксез залим булдык, – дип.

Choose other languages: