Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Anbiya Ayahs #38 Translated in Tatar

وَمَا جَعَلْنَا لِبَشَرٍ مِنْ قَبْلِكَ الْخُلْدَ ۖ أَفَإِنْ مِتَّ فَهُمُ الْخَالِدُونَ
Дөньяда синнән элек һичкемне мәңге калучы кылмадык, әйә син үлеп тә имансызлар әллә мәңге калырлармы?
كُلُّ نَفْسٍ ذَائِقَةُ الْمَوْتِ ۗ وَنَبْلُوكُمْ بِالشَّرِّ وَالْخَيْرِ فِتْنَةً ۖ وَإِلَيْنَا تُرْجَعُونَ
Барча кеше үлем ачысын татучыдыр, Без сезне сырхау, ачлык кеби яманлык илә вә сәламәтлек, байлык кеби яхшылык белән сыныйбыз, яки саваб белән гөнаһ арасында сезне сыныйбыз, боларны сезгә фетнә кылып сынау йөзеннән, соңра хөкем ителергә Безгә кайтырсыз.
وَإِذَا رَآكَ الَّذِينَ كَفَرُوا إِنْ يَتَّخِذُونَكَ إِلَّا هُزُوًا أَهَٰذَا الَّذِي يَذْكُرُ آلِهَتَكُمْ وَهُمْ بِذِكْرِ الرَّحْمَٰنِ هُمْ كَافِرُونَ
Ий Мухәммәд г-м, сине кәферләр күрсәләр, мәсхәрә итеп: Шушы ирме сезнең сынымнарыгызны гаепләп зекер итүче, – диләр. Ә үзләре Аллаһ зекерен вә вәгазен инкяр итәләр.
خُلِقَ الْإِنْسَانُ مِنْ عَجَلٍ ۚ سَأُرِيكُمْ آيَاتِي فَلَا تَسْتَعْجِلُونِ
Кеше ашыгучан булып халык ителде! Ий мөшрикләр ґәзабыбызны сезгә бик тиз күрсәтербез, ґәзаб булса тизрәк булсын – дип мине ґәзабка ашыктырмагыз!
وَيَقُولُونَ مَتَىٰ هَٰذَا الْوَعْدُ إِنْ كُنْتُمْ صَادِقِينَ
Кәферләр әйтерләр: Вәгъдә ителгән кыямәт кайчан була, хәбәр бирегез, әгәр вәгъдәгез дөрес булса.

Choose other languages: